Балалар өчен пенсиягә өстәмә: аны ничек алырга?

2019 елның 28 августы, чәршәмбе

Балалар өчен пенсиягә өстәмә гадәти мәгънәдә өстәмә түләү булып тормый. Бу балалы хатын-кызлар өчен пенсия түләүләрен исәпләү шартлары үзгәрү..

Практикада да 2 һәм аннан күбрәк бала тудырган хатын-кызларның пенсиясенә өстәмә түләүләр һәрчак файдалы булмый. Шуның өчен дә кайчагында ул уздырылмый, чөнки закон буенча пенсионерның матди хәлен начарайтуга юл куелмый. 

 2015 елдан башлап, эш чорыннан тыш, иминият чорына "иминиятләнмәгән" дип аталучы чорлар кертелә. Алар исәбенә шул исәптән бер ата-ананың яшь ярымга кадәр һәр баланы карау буенча отпуск ялы кертелә, ләкин гомуми исәпләнгәндә 6 елдан арта алмый.

Беренче баланы караган өчен бер елга - 1,8 балл, икенчегә - 3,6,, өченче һәм дүртенче балага - һәр караган ел өчен 5,4 балл исәпләнә. Баллар дүрт балага гына исәпләнгән.

Кабаттан исәпләүгә гариза бирү өчен ПФРның рәсми сайтына Гражданинның шәхси кабинеты аша язылырга була. болардан тыш, Минзәлә районының клиентлар хезмәтендә кабул ителүгә алдан язылу һәм телдән консултация алу өчен белешмә телефоны эшли: 074, 88555507411.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International