Шушы истәлекле вакыйга белән ветеранны тәбрикләргә Минзәлә шәһәр башлыгы урынбасары Роза Салдаева, Минзәлә районында социаль яклау бүлеге начальнигы Татьяна Мясникова килде.
Мария Ивановнага Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын һәм район башлыгы Айдар Салахов исеменнән истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Мария Петрова Минзәлә районының Яңа Мәлкән авылында дөньяга килгән. Хезмәт эшчәнлеген сугыш чорында, Иске Матвеевка авылында башлаган. аннары Казанга китеп, "Спартак" аяк киемнәре фабрикасында эшләгән. 1970 елда Новосибирск шәһәренә китә, анда май заводында произодство мастеры булып хезмәт куя. 1978 елда Минзәләгә әйләнеп кайта, лаеклы ялга чыкканчы ведомстводан тыш сак хезмәтендә эшли.
Тормыш иптәше белән 7 бала тәрбияләп үстергәннәр. Юбилярның 12 оныгы, 10 оныкчыгы.
http://menzela.ru/grats/v-menzelinske-pozdravili-truzhenitsu-tyla-s-90-letiem-petrov