ЯҢАЛЫКЛАР


29
октябрь, 2019 ел
сишәмбе

28 октябрьдә Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгында Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат Җәббаров катнашында Татарстанның фермерлар,   крестьян хуҗалыклары һәм авыл  хуҗалыгы  кулланучылар  кооперативлары ассоциациясе Советы  һәм   Президиумының  киңәйтелгән  утырышы  булды.  

Хөрмәтле гариза бирүчеләр!

Сезгә Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсенең структур подразделениеләре начальникларының гражданнарны кабул итү графигына үзгәрешләр кертелүе хакында хәбәр итәбез.

Минзәлә муниципаль районында халыкка социаль ярдәм күрсәтү комплекслы үзәгенең хезмәт коллективы өчен Минзәлә муниципаль районы буенча салым түләүчеләр белән эш бүлеге начальнигы урынбасары Е.И.Акчурина белән очрашу оештырылды.

 

«Демография» милли проектының «Өлкән буын» проектын тормышка ашыру кысаларында, Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәткәре Абдуллина Илзирә Фадаел кызы Минзәлә районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә «Массажист» программасы буенча укыды. Ул массажист һөнәренең теоретик һәм практик күнекмәләрен үзләштерде. Укуларны Яр Чаллы шәһәренең «Партнер» укыту-эшлекле үзәге үткәрде.

 

31 октябрьдә гаиләдә, көнкүрештә көч куллану, көнкүрештә конфликтларны булдырмау мәсьәләләре буенча "Хатын-кыз игътибары" телефон кайнар элемтәсе ачылачак.

 

Бүген төбәк операторы зонасында - шәһәр округы - Яр Чаллы шәһәре, Әгерҗе, Азнакай, Аксубай, Актаныш, Әлмәт, Баулы, бөгелмә, Алабуга, Зәй, Лениногорск, Мамадыш, Менделеевск, Минзәлә, Мөслим, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Нурлат, Сарман, Тукай, Чирмешән, Чистай, Ютазы муниципаль районнары.

 

Имин булмаган метеорологик күренешләр: якын көннәрдә, Россиянең Европа территориясенә Төньяк Атлантика циклоны керү сәбәпле, Татарстан Республикасында һава торышы начараячак. 

Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе Росреестрның территориаль органнары арасында массакүләм мәгълүмат чаралары белән үзара аралашу нәтиҗәләре буенча 1 нче урында.


28
октябрь, 2019 ел
дүшәмбе

2 нче урта мәктәпнең экология хәрәкәте активистлары (җитәкчеләре - Раушания Зиязиева) сайлап алу турын узып, Татарстан Республикасының яшь натуралистлары форумына чакырылды.

 

22 - 23 ноябрьдә “2014-2020 елларга Татарстан Республикасы авыл яшьләре” ярдәмче программасын гамәлгә ашыру кысаларында “Татарстан Республикасының аграр яшьләр берләшмәсе” төбәк иҗтимагый оешмасы, Татарстан Републикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасы  Яшьләр эшләре  министрлыгы  белән берлектә, Татарстан Республикасы АПКсының яшь хезмәткәрләре арасында  “Һөнәре буенча иң яхшы” һөнәри осталык конкурсын үткәрә.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International