Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр итә

2019 елның 29 октябре, сишәмбе

Имин булмаган метеорологик күренешләр: якын көннәрдә, Россиянең Европа территориясенә Төньяк Атлантика циклоны керү сәбәпле, Татарстан Республикасында һава торышы начараячак. 

Атмосфера фронтлары узганда юеш кар һәм кар рәвешендә явым-төшем, температураның сизелерлек түбәнәюе, юлларда бозлавык барлыкка килүе көтелә. Шулай ук атмосфера басымының сизелерлек һәм кискен талпынуы күзәтеләчәк.

30 октябрь, чәршәмбе көнне, иртән һәм көндез юеш кар, кар явачак. Төнлә температура  -1..-6°, көндез 0..+5°.

31 октябрь, пәнҗешәмбе көнне, кар, урыны белән кискен җил - 15-18 м/с һәм буран булуы көтелә. Төнлә температура -1..-6°, көндез +1..-3°.

Алдан фаразланганча, 1-2 ноябрьдә республикада бик салкын һава торышы күзәтеләчәк. урыны белән аз гына кар. Төнге температура  -4..-9° кадәр төшәчәк, көндез - +1..-4°.

Казан буенча:

Аязучан болытлы. Явым-төшемнәрсез диярлек. Җил көньяк-көнчыгыштан 5-10 м/с, көндез урыны белән кискен - 14 м/с. Төнлә минималь һава температурасы -1..-3º. Көндез максималь һава температурасы  +2..+4º.

Көнчыгыш Кама алды һәм Кама арты буенча:

Аязучан болытлы. Явым-төшемнәрсез диярлек. Җил көньяк-көнчыгыштан 5-10 м/с, көндез урыны белән кискен - 14 м/с. Төнлә минималь һава температурасы -3..-6º. Көндез максималь һава температурасы  +2..-1º.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International