Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе массакүләм мәгълүмат чаралары белән үзара хезмәттәшлектә лидер

2019 елның 29 октябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе Росреестрның территориаль органнары арасында массакүләм мәгълүмат чаралары белән үзара аралашу нәтиҗәләре буенча 1 нче урын алды.

Бу турыда видео-конференц элемтә форматында бөтен ил буенча Росреестрның территориаль органнарының матбугат хезмәте киңәшмәсе кысаларында хәбәр иттеләр.

Шулай ук исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе массакүләм мәгълүмат чараларында эшчәнлекне төрле яктан һәм объектив яктыртуны стимуллаштыру максатларында журналистлар өчен конкурс уздыра.

 

Катнашуга заявкалар һәм конкурс эшләре 1 ноябрьгә кадәр  press@rosreestr.org электрон почта аша

кабул ителә.

Өстәмә мәгълүмат 8 (843) 255-25-10 телефоны аша. Конкурсны уздыру турында Нигезләмә белән "Пресс служба" бүлегендә rosreestr.tatarstan.ru рәсми сайтында танышырга була.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International