2 нче урта мәктәп укучылары Татарстан Республикасының яшь натуралистлары форумында катнаштылар.

2019 елның 28 октябре, дүшәмбе

2 нче урта мәктәпнең экология хәрәкәте активистлары (җитәкчеләре - Раушания Зиязиева) сайлап алу турын узып, Татарстан Республикасының яшь натуралистлары форумына чакырылды.

25-26 октябрьдә Яр Чаллының "Звездный" сәламәтләндерү лагеренда Татарстан Республикасы яшь натуралистларының III слеты   узды. Чарага республиканың 20 районыннан 200 дән артык бала катнашты.

Танышу уеннары, республиканың төрле почмакларыннан килгән командаларны туплауга юнәлтелгән чаралар уздырылды.  Укучылар яшь натуралистлар көндәлеген тутырды. Командалар үз проект эшләрен якладылар. Альбина Нуриева җитәкчелегендәге команда Монастырь күле буенча проект якладылар. Бу район үзәк хастаханәсе артындагы күл, өстәвенә аның проблемалары турында күпләр белмидер әле. Мәктәп активистлары бу күлне шефлыкка алдылар. Яшь табигать сөючеләр Федераль балалар эколого-биологик үзәк җитәкчесе Владимир Менников, ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының мәгълүмати системалар һәм экологик агарту идарәсе начальнигы Дамир Вәлиуллин белән очраштылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International