ЯҢАЛЫКЛАР


28
май, 2021 ел
җомга

25-31 майга Татарстан Республикасы территориясендә көнчыгыш районнарда урманнарда гадәттән тыш янгын куркнычы саклана (5 класс).

 

Кызыл Төбәк авылында яшәүче хезмәт ветераны, тыл хезмәтчәне Мәүлиева Әлфия Гыйльмулла кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

 

Впервые в Республике Татарстан в рамках агропромышленной выставки «АГРОВОЛГА» пройдут региональные соревнования «Трактор-шоу», на котором механизаторы поборятся за звание лучшего тракториста.

"АГРОВОЛГА" агросәнәгать күргәзмәсе кысаларында Татарстан Республикасында беренче тапкыр "Трактор-шоу" төбәк ярышлары узачак. Анда механизаторлар иң яхшы тракторчы исеме өчен көрәшәчәк.

 

Минзәлә район үзәк хастаханәсе янәшәсендәге сквер мәйданы 0,7 гектар. Бүген биредә шәһәр оешма-учреждениеләре көче белән өмә оештырылды.

Мондый өмә әлеге территориядә өченче тапкыр уздырыла. Өмәдә 20 гә якын хезмәт коллективы катнашты.

Рамил Ягафаров, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе:

- Хастаханә скверы шәһәр оешма-учреждениеләренең хезмәт коллективлары көче белән төзекләндерелә. Иң беренче чиратта ул кыргый агачлардан арындырыла. Өмәдә 70 кә якын кеше, 10 берәмлек техника катнашты.

http://menzela.ru/news/tema-dnya/bolshoy-subbotnik-sostoyalsya-v-skvere-menzelinskoy-rayonnoy-bolnitsy

 

Бүген Яңа Мәлкән авылында яшәүче хезмәт ветераны, тыл хезмәтчәне Асанов Григорий Дмитриевич 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Бүген, 28 майда, Минзәлә районының Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә инвалидларны эшкә урнаштыру өчен эш урыннарын квоталау турында законның мәҗбүри таләпләрен бозуны кисәтү мәсьәләләре буенча Минзәлә муниципаль районы оешма-учреждениеләренең кадрлар хезмәте җитәкчеләре һәм белгечләре белән чара узды.

 

Пенсионерлар пенсия алу өчен үзләренә уңайлы ысулны мөстәкыйль сайлый алалар: пенсия китерү белән шөгыльләнүче оешманы сайлаган кебек, алу ысулын да: өйдә, китерүче оешма кассасында яисә банктагы үз счетына.

 


27
май, 2021 ел
пәнҗешәмбе

28 майда, 9 - 12 сәгатьләрдә Татарстан Росреестры һәм ТР буеча Кадастр палатасы Татарстан Республикасының Эшмәкәрлеккә ярдәм фондында урынга чыгып консультация уздыра. Алар күчемсез милек объектлары кадастр учетына кую һәм алга таба теркәү өчен кирәкле документлар әзерләгәндә кече һәм урта эшмәкәрлек вәкилләренең килеп туган сорауларына җавап бирәчәкләр.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International