25-31 майга Татарстан Республикасы территориясендә көнчыгыш районнарда урманнарда гадәттән тыш янгын куркнычы саклана (5 класс).
29 майда Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән яшенле яңгырлар булуы көтелә, кыска вакытлы көчәючән җил - 17-22 м/с (Казанда - 15-20 м/с), урыны белән боз.
Казан буенча:
Аязучан болытлы һава. төнлә явым-төшемнәрсез диярлек, көндез урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен. Җил көньяк-көнчыгыштан - 4-9, көндез 7-12 м/с, яшен вакытында кыска вакытлы көчәючән җил 15-20 м/с. Төнлә минималь һава температурасы +10..+12˚ . Көндез максималь һава температурасы +27..+29˚.