Әлфия Когогина: Балалар ялының сыйфаты, мөмкинлеге һәм иминлеге — безнең эшнең өстенлекле ягы.

2026 елның 5 июне, җомга

Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина төбәк атналыгы барышында Татарстан Республикасының сәламәтләндерү лагерьларында балаларның ялын оештыру шартлары белән танышты.

«Балалар ялының сыйфаты, мөмкинлеге һәм иминлеге һәрвакыт безнең эшнең өстенлекле ягы, шуңа күрә без даими рәвештә ял итү һәм сәламәтләндерү лагерьлары халәтен күзәтеп барабыз. Шушы төбәк атналыгында да «Түбән Кама» милли паркының матур урынында урнашкан «Саулык» сәламәтләндерү комплексы балалар лагерьларында ял итүне оештыру шартлары белән таныштым. Монда һәр елны якынча 8 мең татарстанлы бала һәм Россиянең башка төбәкләреннән кунаклар ял итә. «Балалар өчен төрле үсеш программалары оештырылган: иҗади, спорт, интеллектуаль, гражданлык-ватанпәрвәрлек, лингвистик, экология-туристлык, җәмәгать оешмалары активистлары өчен һәм башка күп төрлеләр», — дип шәрехләмә бирде Когогина.

Депутат сәламәтләндерү лагерьлары территориясен һәм корпусларын, ашханәләрне, медицина пунктларын, спорт мәйданчыкларын һәм башка объектларны карап чыкты, тормышка ашырыла торган программалар белән танышты.

Гомумән, Татарстанда бу елда бөтен республика буенча 1,5 мең оешмада якынча 240 мең балага ял оештырылачак. 53,5 меңнән артык бушлай путевкаларны махсус хәрби операция катнашучыларының, авыр тормыш хәленә эләккән гаиләләрнең балалары, инвалидлыгы булган балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган һәм башка социаль яклауга мохтаҗ булган категорияләрдәге балалар алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International