Бүген Минзәлә районында яшәүче, тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны Савельева Любовь Васильевна 98 яше тулган көнен билгеләп үтә.
Любовь Васильевна 06.06.1928 елда Минзәлә районының Казлы Куак авылында туган.
Медицина училищесын тәмамлаганнан соң, 1947 елда Югары Юшады авылына эшкә билгеләнә. Гомере буе, лаеклы ялга чыкканчы, колхозда фельдшер булып эшли. 1951 нче елда кияүгә чыга.
Любовь Васильевнаның күп санлы рәхмәт хатлары, мактау грамоталары бар. “1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен” медале белән бүләкләнгән. Тормыш иптәше белән 3 бала үстергәннәр. Әбинең 7 оныгы, 10 оныкчыгы бар.
Хөрмәтле Любовь Васильевна!
Туган көнегез уңаеннан эчкерсез котлауларыбызны кабул итеп алыгыз!
Без Сезнең буын - Бөек Ватан сугышының авыр сынауларын намус белән узган каһарманнар һәм җиңүчеләр буыны белән чиксез горурланабыз.
Сезгә ныклы сәламәтлек, озын гомер, күтәренке кәеф,туганнарыгызның һәм якыннарыгызның игътибарын тоеп гомер итүегезне телибез..
Минзәлә муниципаль районы Башлыгы Айдар Сәлахов.