Бүген, 28 майда, Минзәлә районының Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә инвалидларны эшкә урнаштыру өчен эш урыннарын квоталау турында законның мәҗбүри таләпләрен бозуны кисәтү мәсьәләләре буенча Минзәлә муниципаль районы оешма-учреждениеләренең кадрлар хезмәте җитәкчеләре һәм белгечләре белән чара узды.
Утырышта Муса Җәлил исемендәге Минзәлә педагогия көллияте, Минзәлә медицина училищесы вәкилләре катнашты. Аларга 2021 елда квота билгеләнде.