Кызыл Төбәк авылында яшәүче хезмәт ветераны, тыл хезмәтчәне Мәүлиева Әлфия Гыйльмулла кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Әлфия гыйльмулла кызы 1931 елның 28 маенда Татар АССР Минзәлә районы Кызыл Төбәк авылында туган. Авыр сугыш елларында колхозда өлкәннәр белән бергә эшли. Сугыш тәмамлангач, Тукай исемендәге колхозда намуслы хезмәт куя. Юбилярның күпсанлы рәхмәт хатлары, мактау кәгазьләре бар. "1941-1945 елларда БВСда фидакарь хезмәт өчен" медале белән бүләкләнгән. Тормыш иптәше белән ике бала үстергәннәр. Хәзер Әлфия Гыйльмулла кызының дүрт оныгы, сигез оныкчыгы бар.
Хөрмәтле Әлфия Гыйльмулла кызы!
Туган көнегез уңаеннан эчкерсез котлауларны һәм изге теләкләрне кабул итеп алыгыз.
Сезгә ныклы сәламәтлек, иминлек, озын гомер, күтәренке кәеф. якыннарыгыз ихтирамын тоеп яшәвегезне телим.
Хөрмәт белән
Минзәлә муниципаль район башлыгы
А.Ф. Сәлахов.