Бүген Яңа Мәлкән авылында яшәүче хезмәт ветераны, тыл хезмәтчәне Асанов Григорий Дмитриевич 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Григорий Дмитриевич 1931 елның 28 маенда Татар АССРның Тукай районы Яңа Гәрдәле авылында дөньяга килә. 10 яшеннән өлкәннәр белән бергә нефть двигатель комбинатында хезмәт куя. Сугыш беткәч туган колхозына бригадир, анныр комбайнчы булып урнаша.
1954 елда гаилә корып, Чита шәһәренә китә. Тормыш юлдашы белән ныклы оя коруларына да карамастан, Григорий Дмитриевичның туган якка кайту теләге суынмый. 1976 елда ул гаиләсе белән Яр Чаллы шәһәренә кайта. Биредә ул автогрейдер йөртүче булып эшли. Лаеклы ялга чыккач, Минзәлә районы Яңа Мәлкән авылына күченәләр.
Григория Дмитриевичның күпсанлы рәхмәт хатлары, бүләкләре бар. Тормыш иптәше белән бергә 55 ел гомер иткәннәр, биш бала үстергәннәр, унбер оныгы, унтугыз оныкчыгы бар.
Хөрмәтле Григорий Дмитриевич!
Туган көнегез уңаеннан эчкерсез котлауларны һәм изге теләкләрне кабул итеп алыгыз.
Сезгә нык сәламәтлек, иминлек. озын гомер, күтәренке кәеф, туганнарыгыз ихтирамын тоеп яшәвегезне телибез.
Хөрмәт белән
Минзәлә муниципаль район башлыгы
Айдәа Сәлахов
