Пенсия китерү: алу ысулын сайлыйбыз

2021 елның 28 мае, җомга

Пенсионерлар пенсия алу өчен үзләренә уңайлы ысулны мөстәкыйль сайлый алалар: пенсия китерү белән шөгыльләнүче оешманы сайлаган кебек, алу ысулын да: өйдә, китерүче оешма кассасында яисә банктагы үз счетына.

Минзәлә районында пенсияне һәм башка түләүләрне китерү "Россия почтасы" АҖ һәм Пенсия фонды белән пенсия китерү турында шартнамә төзегән кредит оешмалары аша гамәлгә ашырыла.

Пенсия китерү турында шартнамә төзелгән оешмаларның тулы исемлеген Россия Пенсия фондының сайтында төбәк битендә "Төбәк халкы өчен мәгълүмат" бүлегендә табарга була.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International