ЯҢАЛЫКЛАР


29
июль, 2019 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасының Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы хәбәр итә: 2019 елның 23-25 октябрендә "Казан Экспо" Халыкара күргәзмә үзәгендә HORECA by Kazan ресторан һәм кунакханә бизнесы профессионаллары өчен күргәзмә узачак. 

 

Дәүләт Думасының законнар чыгаручы портфеле бүгенге көндә 1 365 закон проектыннан тора. Язгы сессиядә парламентарийлар 586 закон проектын карадылар, аларның 325е өченче. соңгы укылышта кабул ителеп, законга әверелде.

 

Дәүләт Думасы мобиль җайланмаларның мәгълүматларыннан файдаланып югалган балаларны эзләүне гадиләштерүче "Оператив-эзләү эшчәнлеге турында"гы Федераль законны соңгы укылышта кабул итте.

Имин булмаган метеорологик күренешләр: 30 июльдә төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән секундына 17 метр тизлектә көнбатыштан көчле җил көтелә.

 

Республика Кадастр палатасы 2019 елның беренче яртыеллыгында ЕГРН нан соратып алынучы 718 меңнәнн артыграк запрос эшкәрткән.

Дәүләт Думасы  социаль яклау (ярдәм) чаралары, социаль хезмәтләр һәм башка социаль гарантияләр турында гражданнарга мәгълүмат бирү тәртибенә кагылышлы "Дәүләт социаль ярдәме турында"гы Федераль законга төзәтмәләрне беренче укылышта кабул итте.

 

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгында Кече һәм урта  эшкуарлык  корпорациясе,  ваклап  сату  буенча  «Х5 Retail Group»компаниясе һәм Татарстанның  авыл  хуҗалыгы  җитештерүчеләре  катнашында   семинар узды.

31 июльдә гомуми хосусыйлык хокукында килешүләрнең аерым төрләренә мәҗбүри нотариаль таныклык юкка чыгара торган законнарга үзгәрешләр көченә керә.

 

Татарстанда  урып-җыю  кампаниясе  башлану  турында  Татарстан  Республикасы Хөкүмәте Йортында  узган  киңәшмәдә  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат  Әхмәтов сөйләде.  


27
июль, 2019 ел
шимбә

"Гомуми эш" Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының "Сәламәт Россия - Гомуми эш" проекты буенча  "Яшәү өчен белергә кирәк" психоактив матдәләр куллануны беренчел профилактикалау буенча интерактив дәрес уздыру программасын гамәлгә ашыру кысаларында Минзәлә районында халыкка социаль ярдәм күрсәтү комплекслы үзәге белгече  Гүзәл Муракаева кече яшьтәге мәктәп балалары өчен интерактив дәрес уздырды.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International