"Гомуми эш" Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының "Сәламәт Россия - Гомуми эш" проекты буенча "Яшәү өчен белергә кирәк" психоактив матдәләр куллануны беренчел профилактикалау буенча интерактив дәрес уздыру программасын гамәлгә ашыру кысаларында Минзәлә районында халыкка социаль ярдәм күрсәтү комплекслы үзәге белгече Гүзәл Муракаева кече яшьтәге мәктәп балалары өчен интерактив дәрес уздырды.
Дәрес "Агулы төтен сере" мультфильмын бергәләп караудан һәм ахырда фикер алышудан гыйбарәт булды.
Бергәләп аралашу максаты – балада сәламәт яшәү рәвешенең кыйммәтен формалатыру.
Балаларны тәмәке тартуның зыяны турында сөйләү өчен мультфильм геройлары гадәти булмаган сәяхәткә чыгалар. Балалар кеше организмында барган процессларны үз күзләре белән күрә алдылар. Мультфильм эпизодлары тамашачыга тәмәкенең негатив нәтиҗәләре турында мәгълүмат бирә.
Актив тикшерү процессында балалар чагыштырырга, анализ ясарга. нәтиҗә ясарга өйрәнделәр.