Татарстанда янгынга каршы махсус режим кертелде. Ул ТР Министрлар Кабинеты күрсәтмәсе буенча янгын чыгу куркынычы көчәйгән язгы-җәйге чорга бәйле рәвештә агымдагы елның 20 апреленнән 15 майга кадәр дәвам итә.
Билгеле булганча, быел 14 сентябрьдә ТР Дәүләт Советына сайлаулар узачак. Узган атнада “Бердәм Россия” партиясеннән V чакырылыш ТР Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатлар сайлау буенча партия эчендәге 13 нче мәйданчыкта башлангыч тавыш бирү чаралары уздырылды.