Социаль проектлар инициаторы

2014 елның 18 апреле, җомга

Минзәлә мәйданчыгына республикабызның Әгерҗе, Актаныш, Менде­леевск, Мөслим, Минзәлә районнары керә. Сай­лап алучыларның бер өлеше – иҗтимагый оеш­ма вәкилләре, икенчесе – партия әгъзалары. Бар­лыгы 13 кандидат чыгыш ясады. Алар арасында министрлык, төрле ведом­ство, иҗтимагый оешма җитәкчеләре, әдәбият-сәнгать әһелләре бар иде.

ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, “Бердәм Россия” партиясенең төбәк бүлеге сәяси сове­ты секретаре урынбасары Римма Ратникова чыгыш­лар башланыр алдыннан кандидатларга һәм сайла­учыларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте.

“Безнең бурыч – журна­листлар белән багланыш­та, бәйсез сайлаучылар белән бергә,“Бердәм Россия” партиясеннән V чакырылыш ТР Дәүләт Советына сайлаулар­да катнашу өчен иң лаек булганнарны ачыклау. Башка бер генә партия дә, партия эчендәге баш­лангыч тавыш бирүләр кебек, мондый демократик сәяси тәҗрибәне куллан­мый”, – дип билгеләде ул. – Быел 18 мәйданчыкта тавыш бирүләр уза­чак. Депутат мандатын дәгъвалаучылар – 156, ә тавыш бирүчеләр ба­рысы 3600 кеше. Бер кандидат күп дигәндә 2 мәйданчыкта катнаша ала. Чыгыш ясау өчен 5 минут вакыт бирелә”.

– Депутатлыкка бару үзем өчен көтелмәгән хәл бул­ды, – дип башлады сүзен язучы-публицист Ркаил Зәйдулла. – Мәдәният өлкәсендә проблемалар күп, үзем публицисти­ка өлкәсендә эшләгән кеше буларак, вакый­галарга анализ ясап, тәнкыйтьләргә дә туры килә. Әмма тәнкыйть бер нәрсә, үзең эшләп карау – икенче. Төркия кебек икъ­тисадый яктан алга киткән илләрдә химаячелек алга киткән, алар шуның хиса­бына  мохтаҗ катламнарга ярдәм итә. Химаячеләр революциягә кадәр бездә дә булган, шулар аркасын­да гына без милләт була­рак сакланып калганбыз. Әгәр дә сайлана калсам, үзем дә шул юнәлештә эшләр идем. Туфан ага Миңнуллинның шәкерте буларак, аның эшен дәвам итәр идем.

Иң ахырдан ТР Дәүләт Со­веты депутаты, “Яр Чаллы икмәк продуктлары комби­наты” ААҖ генераль ди­ректоры Алмаз Шәрипов чыгыш ясады. Депутатка кандидатлар арасында ул безнең район тормышын төптән белүче бердәнбер кеше. Чөнки ул инде бүген безнең районнан Дәүләт Советы депутаты булып тора. Минзәләлеләр өчен бик күп изге эшләр баш­карды.

– Бездә яшәешебезнең һәр өлкәсенә кагылган за­коннар, төрле карарлар, максатчан программалар бихисап. Соңгы биш елда “Мензелинские зори” агро­фирмасына 750-800 млн сумлык инвестицияләр кертелгән, агрофир­ма бүген уңышлы гына эшләп килә. Соңгы еллар­да Минзәлә – Актаныш юлларын яңарту белән шөгыльләндек, 826 млн сумлык юллар төзелгән. Мөслим һәм шул яктагы юлларны төзү эшләре алып барыла. Болардан тыш ветераннар, инвалид балалар программалары буенча “Чиста су”, торак-коммуналь хуҗалыгы си­стемасын яңарту эшләрен башкару планда. Чиста авыл хуҗалыгы районы булгач, монда проблема­лар аеруча күп, – диде Алмаз Шарипов үзенең чыгышында.

“Дәүләт Советында төрле милләт һәм яшьтәге кешеләрнең булуын телибез. Шул ук ва­кытта халык сайлаган кандидатларның үз по­зициясен дәлилли һәм дөреслеген раслый алуы мөһим, – дип билгеләде. – Авыл хуҗалыгын күтәрү, мәктәпләргә капиталь ре­монт уздыру, мәгарифкә кагылышлы сораулар күп. Республика халкының тормыш дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлтелгән соци­аль проектлар алга таба да дәвам итәчәк”, – диде Римма Ратникова йомгаклау чыгышында.

Чыгышлар тәмамлангач, тавыш бирү процедура­сы булды, анда 196 сай­лап алучы катнашты. Кандидатларның һәм сай­лап алучыларның бар­лык очрашулары тәмам-лангач, май ахырында партия эчендәге баш­лангыч тавыш бирүләрне уздыру буенча оештыру комитеты нәтиҗәләр яса­ячак һәм кандидатларның гомуми рейтингын төзиячәк.

Римма Ратникованың праймеризда ясаган чыгышыннан, Партия эчендәге тавыш бирүдә барысы 156 канди­дат катнаша, шуларның 128е - ир-ат, 28е – хатын-кыз; 125е - “Бердәм Россия” партиясе әгъзалары, 43е – ТР Дәүләт Советы депутаты. Праймериз барышында кандидатларга ике мәйданда чы­гыш ясарга һәм ике дәүләт теленең берсендә үз позицияләрен тәкъдим итәргә мөмкинлек бирелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International