Урманнарны янгыннардан саклыйк

2014 елның 21 апреле, дүшәмбе

Татарстанда янгынга каршы махсус режим кертелде. Ул ТР Министрлар Кабинеты күрсәтмәсе буенча янгын чыгу куркынычы көчәйгәннән язгы-җәйге чорга бәйле рәвештә агымдагы елның 20 апреленнән 15 майга кадәр дәвам итә.

Бу чорда учаклар ягу, коры үләннәрне яндыру катгый тыела. Янгынга каршы махсус режим вакытында штрафлар икеләтә арта. Гражданнар өчен ул 2 мең сумнан 4 меңгә кадәр, вазифаи затларга 15 мең сумнан 30 мең сумга кадәр, юридик затларга – 400 мең сумнан алып 500 меңгә кадәр. Урман массивларында ирекле дружиначылар патрульлек итәчәк, дип кисәтә “Минзәлә урманчылыгы” дәүләт казна учреждениясе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International