Чыдаса да чыдый икән адәм баласы. Иртәнге өчтән тәмле йокыңны бүлеп, көн дә фермага эшкә чап әле. Без әйтергә күнеккән “иркә затлар”-хатын-кызлар бит алар. Сүзем савымчылар һәм бозау караучылар турында.
Аларның да иң “кәттәләре”, район күләмендә беренчеләр, “Сөт иле- Чулман” агрофирмасына караган Байлар хуҗалыгы алдынгылары. Бу хуҗалыкта 34 ел эшләүче Мәсрүрә Шәрипова һәм шушы хуҗалыкта чирек гасырдан артык сыер савучы булып хезмәт куючы Эльмира Макарова. Мәсрүрә ханым яңа туган бозауларны тәрбияли, бүгенге көндә аның карамагында 55 баш бозау бар. Ул аларны яшь бала караган кебек карый, сөтен, җылы суын эчертә, ЗЦМын бирә, бозаулар үлеменә юл куймый. Ә Эльмира ханым шул фермада сөтлебикәләрне сава, быелның беренче кварталында ул үз группасындагы сыерлардан барлыгы 400 центнердан артык сөт савып алды. Эльмира ире Константин белән бер торакта ярышы-ярыша, ярдәмләшеп эшли. Гомумән, бу тырыш савымчы һәр сыердан көнлек савымны 11 килодан киметми. Шушы тырыш хезмәтләре өчен аларга махсус премияне район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Юрий Исламов һәм Тауасты Байлар авыл җирлеге башлыгы Илшат Мәүҗиев тапшырдылар.
- Без башка эштә мәңге эшли алмаган булыр идек. Ятсак та, шул малкайлар, бозаулар, дип уйлыйбыз, торсак та, сөтлебикәләр, дип чабабыз. Эшнең бер кыенлыгы да юк, тик менә йокыдан торып китүләре генә авыррак, - ди алар.
Әйе, Байлар фермасында әлегә маллар саны аз булса да терлекчеләр үзләренә беркетелгән малларны яратып, җиренә җиткереп карыйлар, азыкны мулдан бирәләр. Шуңа да алар мул продукция җитештерү өчен көчләрен кызганмыйлар. Батыр терлекчеләребез зарланмыйлар, эшләрен яратып башкаралар.
Аларга игътибар, лаеклы ялларына чыкканнарына ниндидер өстенлекләр дә комачау итмәс иде. Игенче, терлекче халкына да һәйкәл куярлык.