Бишенче конкурс старт алды

2014 елның 17 апреле, пәнҗешәмбе
Апрель уртасында республикабызда “РИТЭК” ААҖ һәм “ЛУКОЙЛ” хәйрия фонды төбәк бүлекчәсенең грантларын алуга социаль һәм мәдәни проектлар конкурсы старт алды. Бу хакта район хакимиятенең утырышлар залында видеоконференция режимында узган брифингта хәбәр ителде.
“РИТЭК” ААҖ һәм “Лукойл” Хәйрия фонды оештыра торган социаль һәм мәдәни проектлар конкурсы - бюджеттан тыш уздырыла торган бердәнбер конкурс. Дүрт ел эчендә республика буенча 90 млн сумлык 440 проект җиңү яулаган. Быел Россиядә һәм Татарстанда мәдәният елы, шунлыктан, “Мәдәният һәм спорт” номинациясендә Гран-при тапшыру каралган, грант күләме арттырылачак. Шулай ук Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан эшләнгән проектларга игътибар зур булачак. 
Район башкарма комитеты җитәкчесе Илгизәр Шагалиев брифингка чакырылган мәгариф, социаль, мәдәният, спорт, ветеран оешмалары вәкилләренә мөрәҗәгать итеп, берьюлы берничә проект әзерләргә тәкъдим итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International