ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Сабан туен уздыру турындагы Указны имзалады

2014 елның 21 апреле, дүшәмбе
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов татар халкы бәйрәме – Сабан туен уздыру турындагы Указны имзалады. 
Указ текстында билгеләп үтелгәнчә, җирле үзидарә органнары тәкъдимен исәпкә алып, татар халкы бәйрәме – Сабан туе ТР авылларында һәм районнарында (шул исәптән республика әһәмиятендәге шәһәрләрдә) 2014 нче елның 7-8 нче июнендә уздырыла, Яр Чаллыда 12 нче июньдә, Казанда 21 нче июньдә уза.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International