ЯҢАЛЫКЛАР


29
декабрь, 2014 ел
дүшәмбе

Кечкенә минзәләлеләр Кыш бабайдан компьютер уеннары, флэшкалар, уенчыклар, курчаклар сорадылар. Тылсым иясенә ата-ана назыннан мәхрүм калган һәм азкеремле гаиләләрдән 60 бала хат язган.

Район Советы депутаты Равил Миңнехуҗин Чаллыда эшләп, Тукай районында яшәсә дә, йөрәге белән – Минзәләдә.

26
декабрь, 2014 ел
җомга

ТР ДОСААФның автомобиль мәктәбендә “Спутник” картинг- клубы эшләп килә. Монда укучыларга машина йөртү тактикасы өйрәтелә, юл йөрү кагыйдәләре буенча занятиеләр уздырыла, малайлар һәм кызлар двигатель һәм автомобильнең нинди бүлекләрдән торуын тикшерәләр, мөстәкыйль рәвештә картингларны төзәтәләр.

Һәр елдагыча, шәһәребездәге бәйрәм чаралары 31 декабрь көнне 18 сәгатьтә тантаналы рәвештә үзәк чыршы ачылу белән башланып китә. Бәйрәмдә Яңа ел котлаулары, концерт номерлары, чыршы тирәли әйлән-бәйлән йөрүләр, фейерверклар була.

2014 елда Минзәлә районында 16 яше тулмаган балигъ булмаган балалар катнашы белән 5 юл- транспорт һәлакәте булды.

Икътисадый хәл тотрыклы түгел, шуңа да бюджет средстволарын янга калдыру режимын сакларга, аларны дөрес кулланырга тиешбез, диде район Советы утырышында 2015 елга һәм 2016, 2017 елгы план чорына район бюджеты турында ясаган чыгышында финанс- бюджет һәм җир-милек палатасы рәисе Ландыш Кондратьева.

Безнең районның ата-аналары бөтен исемнәрне дә куштылар бугай инде

Аю гомумбелем бирү мәктәбендә районда иң беренчеләрдән булып узган атна башыннан балаларга бал ашата башладылар.

Җәмәк авылы мәчетенең төзелгәннән бирле ремонт күргәне булмады.

Чаллы шәһәрендә “РИТЭК” ААҖнең “ТатРИТЭКнефть” үткәргән Яңа ел алды уңае белән оештырылган уен-тамашасында быел районыбызның 1-4 сыйныфларда укучы Дәвек, Гөлек, Урыс авылларыннан һәм шәһәр мәктәбеннән барлыгы 100 бала катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International