ЯҢАЛЫКЛАР


24
апрель, 2015 ел
җомга

1 апрельдән Русия Кораллы Көчләре сафына язгы чакыру башланды. Татарстан Республикасы Хәрби комиссариатының Минзәлә район бүлегендә чакыру комиссиясе утырышы узды, шулай ук медицина комиссиясе үз эшен алып бара.

Татарстан кече һәм урта бизнеска ярдәм итү, аны үстерү өчен Федераль бюджеттан акчаны Россиянең башка төбәкләренә караганда (хәтта Мәскәүгә һәм Санкт- Петербургка караганда да) күбрәк ала.

Очрашкан саен күңелдә җылы хисләр калдыручы, гаҗәеп тыныч табигатьле, беренче күренүдән үк сөйләгән сүзенә дә, башкарган эшенә һәм алдына куйган максатларына карата да олы ышаныч тудыручы шәхес ул. Минзәлә метеостанциясе җитәкчесе Лилия Кирилловага берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.

Ничек уйлыйсыз? Ярминкә оештыручыларга файдасы күбрәкме, әллә мәшәкатеме?

23 апрельгә район хуҗалыкларында көзге культуралар – 4600, күпьеллык үләннәр 3600 гектарда өстәмә сый алды, күпьеллык үләннәр – 2500 гектарда, көзге культуралар 100 гектарда тырмаланды, дым каплату 2100 гектарда башкарылды.

Татарстанда, шул исәптән районыбызда 25 апрельдән башлап Агач утырту көне акциясе старт алды.

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан, МУРБ да эшләгән Бөек Ватан сугышы ветераннары, тол хатыннары, тыл хезмәтчәннәре бергә җыйналып, чәй эчтеләр.

“Мәрхәмәтле Татарстан” дип исемләнгән изге эшләр башкару эстафетасы кысаларында үзәкләштерелгән китапханә китап укучыларга үзләре укыган китапларын китапханәләргә тапшырырга тәкъдим итә.

Әтрәкле авылында ярминкәнең чираттагысы 26 апрель көнне иртәнге 9 сәгатьтә башлана. Мәдәни-музыкаль өлеше Җиңүнең 70 еллыгына багышлана. Анда авыл җирлегендә яшәүчеләр Минзәләдән генә түгел, Актаныш һәм Мөслим районнарында яшәүчеләр дә үзләренең шәхси хуҗалыкларында җитештерелгән продукцияләрен дә, кул эшләнмәләрен дә сата ала.

1 апрельдән май ахырына кадәр игълан ителгән санитар-экологик чистарту буенча икеайлык чорында табигатьне саклау законы таләпләре үтәлеше катгый контрольдә тотыла.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International