Татарстан кече һәм урта бизнеска ярдәм итү, аны үстерү өчен Федераль бюджеттан акчаны Россиянең башка төбәкләренә караганда (хәтта Мәскәүгә һәм Санкт- Петербургка караганда да) күбрәк ала.
2015 елда республикада эшмәкәрлекне үстерү стратегиясе сәнәгать мәйданчыклары, инжиниринг һәм яшьләр инновацион иҗат үзәкләре, башка шундый объектлар оештыру һәм үстерүне үз эченә ала. Әйтик, инжиниринг үзәкләре – ул азык-төлек продуктлары җитештерү белән шөгыльләнүче компанияләр. Әлеге үзәк теге яки бу предприятиенең алга таба үсеше өчен технологик әзерлеген билгеләргә ярдәм итә. Моның буенча консультацияләр бушлай бирелә. Мисалга, эшне активлаштыру өчен ниндидер җиһаз кирәклеген киңәш итәләр. Шушы үзәк хезмәтләреннән файдаланучы эшмәкәрләр өстәмә дәүләт программаларында катнашу хокукына ия.
“Лизинг-грант” программасы – бизнесны үстерү өчен уңышлы юнәлешләрнең берсе. Лизинг- грант программасы хакында тулырак ТР Икътисад министрлыгының mert.tatarstan.ru рәсми сайтында танышырга мөмкин. Аның нигезендә узган елдагыча, 555 миллион сумнан да ким булмаган күләмдә, акча “өләшү” көтелә. 2009 елда, әлеге программаның эшли башлаган беренче елында, безнең район республикадагы иң актив биш район исәбенә кергән иде. 2010 елда программа шартлары үзгәрүнең йогынтысы сизелде, катнашырга теләүчеләр булса да, күбесе программа шартларын үтеп чыга алмады. Гомумән алганда, бу программа буенча район бизнесны үстерүгә 30 млн сумнан артык ярдәм алды. Әлеге программада ТР буенча 451 эшмәкәр дәүләт ярдәме алган.
Тулбайда сугым цехы ачкан Илгиз Загиев узган ел әлеге программада катнашып, 3 млн сумлык грант отты. Быел “Заиковский” хуҗалыгы да сугым цехы төзеп чыгачак. Димәк, районның бу өлешендә яшәүчеләргә мал сую өчен ерак барып йөрисе булмый.
Сәнәгать мәйданчыклары булдыру эшмәкәрләр арасында җитештерү эшчәнлеген арттыруга һәм җитештерелгән товарны кулланучыларга сатуда әһәмияткә ия. Моның өчен эшмәкәрләр, фермерлар арасыннан лидерны сайларга кирәк. Хәзерге вакытта безнең республикада 38 сәнәгать мәйданчыгы эшләп килә. Сәнәгать мәйданчыклары резидентларының иң популяр программасы – җайланмалар сатып алуга тотылган чыгымнарга субсидия алу. Аны сәнәгать парклары һәм мәйданчыклары резидентлары, кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары – төбәк инжиниринг үзәге хезмәтеннән файдаланучылар, режимлы объектлар резидентлары һәм башкалар ала ала. 2015 елда бу субсидиянең максималь күләмен өч миллион сумнан алып биш миллион сумга кадәр арттырачаклар.
ТРдагы Гарантия фонды да эшмәкәрләргә зур таяныч. Республикада кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына кредит бирү буенча 60 банк эшли, Гарантия фонды шуларның 49ы белән хезмәттәшлек итә. Әгәр эшмәкәр банктан кредит алырга уйлап, залогы җитмәсә, шушы Фондка таяна ала. Моныңбуенча банк фондка заявканы үзе әзерләп җибәрә, мәсьәлә 3 көн эчендә хәл ителә. Фонд ия булган акчаларның 30 проценты сәүдә предприятиеләренә, калганы җитештерүчеләргә юнәлтеләчәк.
Тагын бер кызыклы программа – кредитлар буенча чыгымнарга (процентларга) субсидия. Монда бизнес-проектларны җитештерү, авыл хуҗалыгы, төзелеш, транспорт, элемтә кебек өстенлекле тармакларда тормышка ашыручы кече һәм урта эшмәкәрләр яклау таба.
Эшмәкәрләр еш кына “тере” акчага мохтаҗлык кичерәләр. Шуны күздә тотып узган ел микрофинанслау фонды оештырылган. Бу фондтан 3 елга 10 процент белән 1 миллион сумнан алып 3 миллион сумга кадәр кредит алырга мөмкин. Дөрес, бу максатларда 15 миллион сум гына “өләшенгән”, нәтиҗәдә республикадагы 30 эшмәкәр кредит алып калган. Быел андагы средстволар шактый саллы, 500- 800 миллион сумга кадәр җиткерелүе көтелә. Безнең районнан өч эшмәкәр әлеге фондтан файдалану өчен документлар әзерләп җибәрде инде.
Район башлыгы Айдар Салахов кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары белән очрашу вакытында болай диде: “Мондый дәүләт ярдәмнәре булганда эшмәкәрләргә читтә калмаска кирәк. Авыл хуҗалыгы техникумы базасында икътисадның бөтен тармагындагы белгечләрнең һәм эшче кадрларның квалификациясен күтәрү буларак оештырылган районара үзәктә эшмәкәрләргә дә бизнес-планнар әзерләүгә булышлык күрсәтергә, бу эшне системага салырга, аларга дәүләт ярдәмнәрен куллануда булышырга кирәк”.
Субсидияләр, грантлар, башка төрле дәүләт ярдәмнәренә кагылышлы сорауларыгыз булса, район башкарма комитетының икътисад бүлеге начальнигы Гатина Айгөл Гомәровнага мөрәҗәгать итегез. Тел.: 3-17-44.
ТР Икътисад министрлыгының рәсми сайты: mert.tatarstan.ru ;
ТР Гарантия фонды: garfondrt. ru; Тел.: 8(843) 223-06-79.
ТР эшмәкәрлеккә ярдәм үзәге: info.tatcenter.ru; Эшмәкәрлеккә ярдәм һәм булышлык итү мәсьәләләре буенча кайнар линия телефоны: 8 (843) 524–90–90.
сан
Районда 890 кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары эшчәнлек алып бара. Узган елгы нәтиҗәләр буенча аларның тулай территориаль продукттагы өлеше 35,6 процент тәшкил итте.
Флүрә МУСИНА