Әтрәкле авылында ярминкәнең чираттагысы 26 апрель көнне иртәнге 9 сәгатьтә башлана. Мәдәни-музыкаль өлеше Җиңүнең 70 еллыгына багышлана. Анда авыл җирлегендә яшәүчеләр Минзәләдән генә түгел, Актаныш һәм Мөслим районнарында яшәүчеләр дә үзләренең шәхси хуҗалыкларында җитештерелгән продукцияләрен дә, кул эшләнмәләрен дә сата ала.
Ит бәясе базардагыдан очсыз!
Ярминкәдә коймак белән чәй, шашлык тәкъдим ителә, изге чишмә суына йөртү өчен уңайлы савыт сатыла, күңелле концерт программасы һәркемгә кәеф күтәренкелеге өстәр.
Сезне бәйрәм ярминкәсендә көтеп калабыз!
Иткә алдан заявкалар кабул ителә.
Белешмәләр өчен телефон: 2-63-44, 8-9179177360.