1 апрельдән май ахырына кадәр игълан ителгән санитар-экологик чистарту буенча икеайлык чорында табигатьне саклау законы таләпләре үтәлеше катгый контрольдә тотыла.
Шушы икеайлык кысаларында табигатьне саклау законнарын бозу очракларына тап булганда, шулай ук экология һәм табигый байлыкларны саклауга кагылышлы барлык сораулар буенча гражданнар 3-21-57 телефоны буенча Минзәлә район башкарма комитетының, 8(8552) 593639 телефоны буенча ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Кама буе территориаль идарәсенең кайнар линия телефоннарына хәбәр итә ала.
сан
Күршеләребез – Яр Чаллы шәһәрендәге “Горзеленхоз” Агач утырту көнендә утырту өчен Минзәлә урман хуҗалыгына агачларга заявка биргән иде. Минзәләлеләр аларга 2100 төп каен, юкә, миләш агачлары әзерләп бирде. Моннан башка алар 15 мең төп 3 яшьлек нарат үсентеләренә дә заявка бирде.