Температура бездә дә күтәрелә

2015 елның 24 апреле, җомга

Очрашкан саен күңелдә җылы хисләр калдыручы, гаҗәеп тыныч табигатьле, беренче күренүдән үк сөйләгән сүзенә дә, башкарган эшенә һәм алдына куйган максатларына карата да олы ышаныч тудыручы шәхес ул. Минзәлә метеостанциясе җитәкчесе Лилия Кирилловага берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.

– Лилия Октябревна, Минзәлә метеостанциясе ничек яши?

– Безнең хезмәткәрләр һава, туфрак темпера­турасын, дымлылыкны, атмосфера басымын, җилнең юнәлешен, тиз­леген, явым-төшемнәрне үлчәп, билгеләп тора­лар. Күзәтүләрне һәр өч сәгать саен Мәскәү гид- рометеорология үзәгенә җибәреп торабыз. Элеккүзәтүләрне кулдан гади приборлар ярдәмендә башкарсак, хәзер авто­матик станция ярдәмендә башкарабыз. Автома­тик станция датчиклар ярдәмендә компьютерга турыдан-туры бирә.

– Коллектив турында берничә сүз.

– Безнең коллектив­та нибары алты кеше хезмәт куя, аларның һәрберсе үз һөнәренә тугры. Хезмәткәребез Гөлнәмия Симонова безгә Магадан шәһәрендәге халыкара аэропорттан техник булып эшләгән җиреннән мондаэшкә кайтты. Ул болытлар­ны бик яхшы аера, күрә, тикшерә. Гөлнәмиябез һәрчак ачык йөзле, ихлас күңелле. Светлана Рахма­нова бик тәртипле, чиста­лыкны ярата, эшен җиренә җиткереп эшли. Техник бу­лып эшләүче Валентина Котельникова да бездә 35 елдан артык хезмәт куя, эшкә килгән кешеләргә һәрвакыт ярдәм итә, булы­ша, өйрәтә. Татьяна Мине­ева да бездә эшләп ялга чыкты, пенсиядә булса да, үзенең киңәшләре белән булыша, аның улы Алек­сей да безнең к оллектив­та хезмәт куя. Ул электр эшләре өчен җаваплы, приборлар өчен күңелем тыныч. Безнең коллектив республиканың метеоро­логия станцияләре ара­сында профессиональ ярышта 2013 елда – берен­че, узган ел икенче урынны яулады. Агротехник булып эшләүче Оксана Зыкова да агротехниклар арасында ике ел рәттән призлы урын­нар алып кайтты. Бездә кешеләр җанын-тәнен би­реп, иҗади эшлиләр.

– Сезнең эштә яңа технологияләр ешкерәме һәм аларны ничек кулланасыз?

– Элек безнең метео­станция аэроклуб бина­сында урнашкан иде, 10 ел элек үзебезгә агачтан яңа бина салып бирделәр. Моңарчы бинаны утын ягып җылыттык, быел газ­га күчәргә уйлап торабыз. Әйткәнемчә, автоматик станция биш ел элек ур­наштырылды, бездә бик күп приборлар бар һәм аларның һәрберсе безгә бик кирәк, кадерле. Алар­дан алган мәгълүматлар терминал буенча туп-туры Мәскәү гидрометеороло­гия үзәгенә һәм аннан чит илгә дә китә.

– Лилия Октябрев­на, табигатьтә җылыну процессы бара диләр, безнең җирлектә дә бу хәл күзәтеләме?

– ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне өйрәнү мониторингы бу­енча дәүләт учреҗденисе хәбәр итүенчә, район территориясендә климат­ны күзәтү нәтиҗәсендә 1961-2011 елларда уртача еллык температураның 1,3 градуска күтәрелгәне ачыкланган. Һава шарт- ларының үзгәрүенә бита­раф калу мөмкин түгел. Бу өлкәдә, тагын да мөһимрәк тикшеренүләр таләп ите- лә. Һәркем бүгеннән үк планетада кунак булуын аңласын, табигатькә сакчыл мөнәсәбәт күрсәтсен иде.

– Әңгәмәгез өчен рәхмәт, уңышлар юл­даш булсын!

тарихи белешмә

Минзәлә автоматлаштырылган метеорология станци­ясе 1960 елның 1 апрелендә оеша. Аңа чаклы Минзәлә метеорология станциясе, һава торышын күзәтү урыны булып кына торган. Күзәтү урыны 1898 елда Минзәлә авыл хуҗалыгы училищесында, ягъни совхоз-техни­кум карамагында була. Күзәтү урыны Октябрь револю­циясе вакытында эшләүдән туктап торган була. 1920 елда кабаттан күзәтүләрне башлап җибәрәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International