Егетләр әзер

2015 елның 24 апреле, җомга

1 апрельдән Русия Кораллы Көчләре сафына язгы чакыру башланды. Татарстан Республикасы Хәрби комиссариатының Минзәлә район бүлегендә чакыру комиссиясе утырышы узды, шулай ук медицина комиссиясе үз эшен алып бара.

Яз көне 230лап егет әлеге комиссияләр тикшерүе аша үтәчәк. Төрле ведомство вәкилләре катнашын­да узган утырышта һәр егет буенча карар чыгарыл­ды. Хәрби комиссар Сергей Владимиров әлеге чара­да катнашкан Бөек Ватан Сугышы ветераны Михаил Тихоновка “Сталинград истәлеге” дигән китаплар җыентыгын бүләк итте. Иң беренче булып комиссия әгъзаләре контракт буенча Севастопольга китүче егетләр белән сөйләштеләр. Шунысын билгеләп үтәсе килә, берьюлы дүрт егетнең бер җиргә хезмәт итәргә китүләре безнең районда беренче тапкыр. Комиссия алдына килеп баскан һәр егет хезмәт итәргә теләге булуын әйтеп узды. Эчке эшләр ми­нистрылыгына, һава-десант гаскәрләренә, развед­кага да барырга теләүчеләр булды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International