15 майдан 15 июньгә кадәр яңа һәлакәтләр булдырмау максатында “Игътибар – балалар!” профилактик чара кысаларында республика Дәүләт автоинспекциясе комплекслы чаралар күрә.
Казанда пенсионерларның “Өченче буын” республика спартакиадасы үтте.
Шәһәребездә эшләп килүче территориаль иҗтимагый үзидарәләр (ТОСлар) үзләренең микрорайоннарында яшәүчеләр белән элемтәне ныгыту өчен төрле чаралар оештыралар.
Балаларның җәйге ялын оештыру, сәламәтлекләрен ныгыту буенча Республика Президенты Программасы тормышка ашырыла, төрле юнәлешләр буенча күпсанлы лагерьлар эшли. Минзәлә районында балаларның җәйге ялы ни рәвешле оештырылган соң? Бу турыда тулырак мәгълүмат алу өчен без Минзәлә районының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Светлана КИРЕЕВА белән әңгәмә кордык.
Районда 18 июньгә 16 янгын чыкты. 3 торак йорт, 4 фатир, 6 мунча һәм 2 авыл хуҗалыгы предприятиесе объекты (эре һәм вак мөгезле терлек фермасы, бытовка) уттан зыян күрде. Кеше яши торган бер вагон янып юкка чыкты.
Бикбау Сабан туе быел яңа урында – киң һәм иркен атауда үткәрелде. Сабантуй мәйданына алып төшүче Садовая урамы күтәртелеп, аңа ап-ак таш җәелүе дә – кунакка кайткан авылдашлар өчен күңелле сюрприз булгандыр.