Яңа урында узды

2015 елның 17 июне, чәршәмбе

Бикбау Сабан туе быел яңа урында – киң һәм иркен атауда үткәрелде. Сабантуй мәйданына алып төшүче Садовая урамы күтәртелеп, аңа ап-ак таш җәелүе дә – кунакка кайткан авылдашлар өчен күңелле сюрприз булгандыр.

Ул көнне Сабантуй мәйданы гөрләп торды: өлкәннәр дә, балалар да уеннарда бик актив катнаштылар, биеделәр, җырладылар, тәм-томнар белән сыйландылар. Уеннарга чыккан беркем дә бүләксез китмәде. Ә бүләкләрне исә Бикбау авылында туып үскән авыл-

дашлар үзләре иганәчелек итте. Бәйрәмнең төп кульминацион моменты булган ат чабышы белән милли көрәшне дә халык игътибар белән күзәтте. Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры артистлары бәйрәмне күңелле итеп алып бардылар, җыр-биюләре, шаян сүзләре, кызыклы инсценировкалар белән халыкның кәефен күтәрделәр. Мәйдан тирәли сәүдә рәтләре эшләде, шашлык пеште, чәй кайнады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International