Шәһәребезнең Садак бистәсендәге Садовод Костин урамында да шушы көннәрдә өмә оештырып, чыршы һәм миләш агачлары утыртылды.
Бу көнне агачлар утыртканда 1 нче урта мәктәп хезмәткәрләре Рифкать Баһаутдинов, Фазыл Фатыйхов, гимназия эшчеләре Георгий Виноградов, Мирзанур Нуруллин һәм гимназия укучылары Айгиз Нуруллин, Рәсүл Акберов, Шерзодхон Норхужаев шәһәрне яшелләндерүгә өлешебез булсын дип, тырышып эшләделәр.
20 май көнне безнең районнан бер автобус изге Болгар шәһәренә барачак. 43 кешелек автобуста сәяхәткә баручылар арасында районыбыз имамнары, мөгаллимәләр, районның инвалидлар җәмгыяте вәкилләре бар. Автобус ерак сәфәргә иртәнге 3 сәгатьтә мәчет яныннан кузгалачак.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты 29 апрельдә
“Урман утырту көне” акциясе игълан иткән иде.
Безнең menzela ru сайтында эрудитлар өчен “Минзәләне беләсезме?”дигән
рубрикада Минзәлә тарихы белән бәйле булган фотографияләр
урнаштырабыз. Сезгә чираттагысын тәкъдим итәбез, аны безгә газета
укучыбыз Бәһиҗә Мифтахова алып килде.
Тулбай авылында Бөек
Ватан сугышында һәлак булган
авылдашлары хөрмәтенә яңа стела
ясадылар.
Ветераннарның халык хоры 35 еллык
юбилейлары уңаеннан мәдәният сараенда район
халкына җыр бәйрәме оештырды.
ТР Премьер министр урынбасары, авыл
хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат
Әхмәтов Минзәлә районында булып китте.
Теләп бара торган эшең булу,
лаеклы хезмәт хакы алу һәм
һәркөн әлеге эшеңнән исән-
имин гаиләң янына кайтып ял
итү – кеше өчен тормыштагы
мөһим факторларның берсе.
Ә бит эш урынында травма
алып, өйгә түгел, ә хастаханәгә
эләгүчеләр дә, фаҗигале
рәвештә гомерләре өзелүчеләр
дә аз түгел.
11 апрельдә бөтен дөньяда Халыкара фашист концлаг е р ь л а р ы н н а н т о т к ы н н а р н ы азат итү көне билгеләп үтелде.
22 апрель көнне шәһәрнең
Октябрь мәйданында, Ленин
һәйкәле янында дөнья
пролетариаты юлбашчысы
В.И.Ленинның туган көне
уңаеннан КПРФның җирле
бүлекчәсе тантаналы митинг
оештырды. Митингны
КПРФның җирле бүлекчәсе
рәисе Заһир Зыятдинов ачты.