Яз килде һәм инде туйдырып бетергән дубленкалар, туннар һәм мамыклы курткалар урынына юкаларын сайлар чак җитте.
15 апрельдә Минзәләдә "Игелек маршы" иреклеләр акциясе узды.
2019 елның 16 апрелендә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурскаяның һәм Татарстан Республикасында Дәүләт хезмәт инспекциясе җитәкчесе Рөстәм Галәвовның гражданнарның хезмәт хокукларын саклау мәсьәләләре буенча гражданнарны бергәләп кабул итүе узачак.
Россия Президенты Указы белән 2019 ел Театр елы дип игълан ителгән, аның максаты - илебезнең иң яхшы театраль традицияләрен, казанышларын популярлаштыру һәм саклау, театр эшен оештыруны камилләштерү, театр белеменә игътибарны арттыру.
Минзәлә интернат-мәктәбендә балаларны опекага һәм уллыкка-кызлыкка алган гаиләләрдә психологик эмоциональ киеренкелекне булдырмау, ике арадагы мөнәсәбәтләрне җайлау, коммуникатив осталыкларын үстерүгә юнәлтелгән “Бергә яшәргә өйрәнәбез” дигән занятие-тренинг булды. Занятиеләрне “Балаларда көч” Хәйриячелек фонды психологлары алып барды.
Районыбызда бу язда 165 трактор, 17 заманча чәчү комплексы, 60 культиватор, 30 дискатор, 81 чәчкеч, шулай ук 90 нан артык тырмалау агрегаты эшләячәк.
Куркыныч һәм начар метеорологик күренешләр күзәтелми
Гражданнарны вакытында сыйфатлы һәм дөрес мәгълүмат белән тәэмин итү максатыннан Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт тарафыннан җәмәгать туклануы предприятиеләрендә хезмәт күрсәтү сыйфаты мәсьәләләре буенча «кайнар линия» оештырылды.
"ЭкоВесна" акциясен тормышка ашыру кысаларында һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 74 ел тулу уңаеннан Минзәлә муниципаль районында балалар һәм үсмерләр өчен "Тургай" социаль приютында тәрбияләнүчеләр Иске Матвеевка авылында БВС каһарманнарына куелган һәйкәл тирәсен җыештырдылар.
"Умырзая" тернәкләндерү үзәге базасында инвалид балаларның иҗади мөмкинлекләрен ачу, аларга җәмгыятьтә адаптация һәм тернәкләндерү узарга ярдәм итү максатларыннан Казан талантлар университеты остазлары белән берлектә "ТНВ" Хәрәкәте белгечләре оештырган "Булачак һөнәрләр атласы" уен модуле оештырылды.