Россия Федерациясе Конституциясе нигезендә һәр граждан куркынычсызлык һәм гигиена таләпләренә җавап бирә торган шартларда хезмәт өчен дискриминациясез һәм федераль законда билгеләнгән минималь хезмәт хакы күләменнән ким булмаган акчалата бүләккә, шулай ук эшсезлектән яклану хокукына ия.
Куркыныч һәм имин булмаган метеорологик күренешләр күзәтелми.
2019 елның 19 апрелендә гражданнарның сәламәтлеген саклауга һәм медицина ярдәменә хокукларын саклауны тәэмин итү һәм хокукый ярдәм күрсәтү максатыннан, халык өчен "кайнар линия" телефоны эшлиячәк.
18 апрельдә 11.30 сәгатьтә, Нурлатның «Бим-радио» эфирында Росреестрның Татарстан Республикасы Идарәсе вәкиле катнашында туры эфир узачак. Нурлат бүлеге начальнигы вазифаларын башкаручы Марина Митакова студия кунагы булачак.
2019 елда Росреестрның Татарстан Республикасы буенча Идарәсе тарафыннан күчемсез милек объектларын кадастр учетына кую өчен кадастр инженерларыннан кергән ызан планнарын тикшерү өлешендә дәүләт геодезия күзәтчелеген башкаручы дәүләт регитраторларының һәм вазифаи затларының үзара бәйләнеше кертелде.
Эш шулай оештырылган ки, регистраторда шик тудырган, кергән ызан планнары Идарәнең дәүләт җир күзәтчелеге, геодезия һәм картография бүлегенә җибәрелә. Белгечләр кулланыла торган геодезия нигезе турында, шул исәптән, җир кишәрлегендә төгәлләнмәгән төзелеш объекты яисә корылмасы, бина контуры, җир кишәрлеге чикләренең характерлы нокталарының координаталарын билгеләү ысулларына һәм төгәллеккә таләпләрнең үтәлеше, дәүләт геодезия челтәрләре яисә ызан челтәрләре пунктлары координаталары турында чаралар уздыралар.
Уздырыла торган эш мәгълүматларның туры килмәвен ачыклау өстенә, документлар әзерләгән кадастр инженерының эшен өстәмә контрольдә тотарга ярдәм итә.
Массакүләм мәгълүмат чаралары өчен контакт Татарстан Росреестрының матбугат хезмәте
+8 843 255 25 10
2019 елның 1 апрелендәге 49-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә пенсиягә социаль өстәмә күләмен исәпләү механизмы үзгәрә. Пенсияләрне һәм айлык акчалата түләүләрне индексацияләү пенсионерның яшәү минимумын исәпкә алып башкарылачак.
Команда штаб укулары кысаларында, 2019 елның 17 апрелендә, 06.09 сәгатьтә, Минзәлә муниципаль районының Бердәм диспетчерлык хезмәтенә Минзәлә елгасында су биеклеге күтәрелү нәтиҗәсендә Наратлы Кичү авылының 8 йортын (аларда яшәгән ун кешенең берсе бала) су басу турында хәбәр килде.
Яз - көрәк һәм себерке вакыты. Һәр җаваплы гражданин сагынып көтелгән җылы һәм кояшлы көннәрнең мәгънәсен үзе өчен шулай билгеләргә тиеш. Нәкъ менә яз көне табигать яңара, шәһәр-авылларда халык ярдәме белән территорияләр чистартыла, төзекләндерелә, чүп өемнәре юк ителә.
Район хуҗалыкларында көзге культуралар-3700, күпьеллык үләннәр-2600 гектарда өстәмә сый алган, шулай ук көзге чәчүлекләр-2100, күпьеллык үләннәр-2300 гектарда тырмаланган, дым каплату 5200 гектарда башкарылган.
16 апрельдә Дәүләт Думасы өченче, соңгы укылышта балалар ялын һәм сәламәтләндерүне оештыру буенча хезмәтләрне сатып алуны башкару буенча "Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товарлар, эшләр һәм хезмәтләр сатып алу өлкәсендә контракт системасы турында"гы Законга төзәтмәләрне кабул итте.