Әлфия Когогина: Закон проекты балалар ялының иминлеген һәм сыйфатын күтәрүгә юнәлтелгән

2019 елның 17 апреле, чәршәмбе

16 апрельдә Дәүләт Думасы өченче, соңгы укылышта балалар ялын һәм сәламәтләндерүне оештыру буенча хезмәтләрне сатып алуны башкару буенча "Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товарлар, эшләр һәм хезмәтләр сатып алу өлкәсендә контракт системасы турында"гы Законга төзәтмәләрне кабул итте.

 Дәүләт Думасы депутаты, Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшмәкәрлек буенча Комитет рәисе урынбасары Әлфия Когогина новеллага комментарий бирде: Икътисадый файда барәбәренә балалар сәламәтлеген икенче урынга куярга ярамый. Хәзер балаларның сәламәтләндерү ялын оештыру буенча хезмәтләр чикләнгән катнашу белән конкурс уздыру юлы белән генә башкарылачак, ягъни катнашучы квалификация алды сайлавын узарга һәм тиешле таләпләргә туры килергә тиеш, иң беренче чиратта -- имин ял оештыру һәм күрсәтелгән хезмәтләрнең югары сыйфаты".

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International