Татарстан Росреестры Нурлат "Бим-радио"сының туры эфирында

2019 елның 17 апреле, чәршәмбе

18 апрельдә 11.30 сәгатьтә, Нурлатның «Бим-радио» эфирында Росреестрның Татарстан Республикасы Идарәсе вәкиле катнашында туры эфир узачак. Нурлат бүлеге начальнигы вазифаларын башкаручы Марина Митакова студия кунагы булачак.

Туры эфир кысаларында дәүләт теркәүчесе әзерләнүче "гараж амнистиясе" закон проектының төп нигезләмәләре турында сөйләячәк, шулай ук радио тыңлаучыларның гараж рәсмиләштерү генә түгел, ә күчемсез милекнең башка объектларын рәсмиләштерү турында да сорауларына җавап бирәчәк.

Туры эфир телефоны: 8-937-005-106-2. Әлеге номер буенча сорау бирергә генә түгел, ә WhatsApp кушымтасы аша язарга да була. Студиягә шылтыратуларны Нурлат, Аксубай, Чистай районнарыннан кабул итәчәкләр.

Радио 106,2 дулкынында сөйли. Радиоэфирны онлайн режимында "ВКонтакте" Нурлат "Бим-радио" социаль битендә тыңларга була.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International