Район хуҗалыкларында көзге культуралар-3700, күпьеллык үләннәр-2600 гектарда өстәмә сый алган, шулай ук көзге чәчүлекләр-2100, күпьеллык үләннәр-2300 гектарда тырмаланган, дым каплату 5200 гектарда башкарылган.
Язгы чәчү өчен орлыкның 1600 тоннасы инкрустацияләнгән. Язгы кыр эшләрендә “Заиковский” хуҗалыгы игенчеләре сынатмыйлар, әйдәп баралар. Аларда күпьеллык үләннәрне өстәмә тукландыру -1136гектарда(100процент), көзге культураларны тукландыру-300 гектарда(50 процент), күпьеллык үләннәрне тырмалау-380 гектар 33,5 процентка үтәлде. Шулай ук Калморза хуҗалыгы механизаторлары көнне-төнгә ялгап эшләп көзге культураларны өстәмә тукландыруны-55, күпьеллык үләннәрне тырмалауны-100, көзге культураларны тырмалауны 54,5 процентта, дым каплатуны 20,7 процентка башкардылар.