Россия Президенты Указы белән 2019 ел Театр елы дип игълан ителгән, аның максаты - илебезнең иң яхшы театраль традицияләрен, казанышларын популярлаштыру һәм саклау, театр эшен оештыруны камилләштерү, театр белеменә игътибарны арттыру.
"М.Җәлил исемендәге Минзәлә педагогия көллияте" ДАББУ нең актлар залы тамаша залына әверелде. Сәхнәдә мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә һәм башлангыч сыйныфларда укучылар өчен татар, рус, инглиз телләрендә "Чикләрсез театр"театральләшкән тамашаларның Төбәк фестивале узды, Аны Муса Җәлил исемендәге Минзәлә педагогия көллияте Татарстан Республикасы Минзәлә муниципаль район башкарма комитеты белән берлектә уздырды.
Минзәлә, Түбән Кама, Мөслим районнарының балалар бакчаларыннан һәм мәктәпләреннән барлыгы 48 заявка бирелгән иде.
18 команда үз постановкаларын күрсәтте.
Конкурсның беренче көнендә жюри мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре һәм башлангыч сыйныфлар әзерләгән постановкаларны бәяләде.
1 урын - Минзәләнең №5 «Таңкай» бакчасы - «Волк и семеро козлят»
2 урын - "Каенкай" Хуҗәмәт авыл балалар бакчасы, постановка «Victoria s wonderful story» - Чудесная история бабочки Виктории
3 урын - "Шатлык" №11 балалар бакчасы, постановка “Сinderella” (Сказка «Золушка» Шарля Перро)
"Оригиналь режиссерлык чишелеше" номинациясендә җиңүче - №1 «Нефтьче», Минзәлә The three little pigs make detectives.
1 урын - 3 нче урта мәктәп, Минзәлә “Волк и семеро козлят” әкияте
2 урын - «Гимназия» Минзәлә Cat’s house
3 урын - 3 нче урта мәктәп, “Три медведя”, рус халык әкияте һ.б.лар.