"Умырзая" тернәкләндерү үзәге базасында инвалид балаларның иҗади мөмкинлекләрен ачу, аларга җәмгыятьтә адаптация һәм тернәкләндерү узарга ярдәм итү максатларыннан Казан талантлар университеты остазлары белән берлектә "ТНВ" Хәрәкәте белгечләре оештырган "Булачак һөнәрләр атласы" уен модуле оештырылды.
Уен модуле күрү сәләте начар булган, балалар белән уздырылды, шәһәр мәктәпләрендә укучы инвалид балалар да чакырылды.
Чара "Победа" киноучреждениесе белгечләр күрсәткән балалар фильмыннан башланды. Алга таба ПрофХ уенын өйрәнү буенча Казан талантлар университеты остазлары уен модулен уздырдылар.
Балалар ата-аналар белән уен рәвешендә белем алырга һәм беренчел капитал алырга тырышып карадылар. Уен барышында балалар үз потенциалларын ача алдылар, карьера навигациясе ачтылар һәм физик мөмкинлекләрне исәпкә алып, индивидаль план билгеләделәр. .
Чара профориентация эше буенча остаз дәресе белән тәмамланды, бу чара "Умырзая" да узды. Кунаклар инвалид балалар әзерләгән сувенирларны кабул итеп алдылар.