15 апрельдә Минзәләдә "Игелек маршы" иреклеләр акциясе узды, аны "Веста" күппрофильле яшьләр үзәге хезмәткәрләре оештырды. Иреклеләр хәрәкәтенә шәһәрнең барлык яшь активистлары кушылды. Студентлар, мәктәп укучылары, балалар хәрәкәте активистлары, волонтерлар, 1 нче урта мәктәпнең "Җиңү волонтерлары", көллиятнең "Җиңү волонтерлары", Татарстан халыклары ассамблеясенең Яшьләр вәкиллеге активистлары. "Форпост", "Юнармия", "Юбилейный" спорт аэробикасы бүлекчәсе (җитәкче Л.И.Яруллина) маршта катнашты.
Балаларның массакүләм ташкыны Минзәлә драма театрыннан башланды. Бизәлгән плакатлар тоткан, ачык төстәге футболкалар кигән иреклеләр Җиңү паркына юнәлделәр. Марш "Язгы игелек атнасы" башлану ноктасы булды.