Гражданнарны вакытында сыйфатлы һәм дөрес мәгълүмат белән тәэмин итү максатыннан Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт тарафыннан җәмәгать туклануы предприятиеләрендә хезмәт күрсәтү сыйфаты мәсьәләләре буенча «кайнар линия» оештырылды. Сезне кызыксындырган барлык сораулар буенча 8 800 555 49 43 номеры буенча шалтырата аласыз.
Буа шәһәре һәм Буа районы халкы сорауларына Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең территориаль бүлеге белгечләре (84374) 3-52-89; 3-17-04 телефоны буенча 09.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр җавап бирәчәкләр. "Кайнар линия " 2019 елның 8 апреленнән 28 апреленә кадәр эшлиячәк.