Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлекчәсе игътибар итүегезне сорый: Пенсия фонды органнарында бушлай алу мөмкин булган хезмәтләрне кыйммәтле хезмәтләр буларак мәҗбүри тагу юлы белән өченче буын гражданнарны алдау очраклары ешайды.
Пенсиягә социаль өстәмә түләүне кабаттан исәпләү нәтиҗәсендә 72 эшләмәүче пенсионер арттырылган түләүләр алды. Айлык өстәмә түләү уртача 460 сумга артты.
Президент Әмере белән, агымдагы елның 1 июленнән инвалид балалар һәм беренче төркем балачак инвалидларын карау өчен айлык түләү артты. Аның күләме якынча икеләтә - 5,5 мең сумнан 10 мең сумга кадәр күтәрелде. Мондый күләмдә түләү инвалид балалар һәм беренче төркем балачак инвалидларын караган ата-аналарга, уллыкка алучыларга, шулай ук опекуннарга һәм попечительләргә бирелә.
Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында гражданнарны кабул итү көннәре.
Агымдагы елның 21 сентябрендә Яр Чаллы шәһәрендә фин-уйгыр халык иҗатының "Без - бер нәсел ботаклары" традицион фестивале узачак.
Дәүләт Думасы депутаты, Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацияле үсеш һәм эшмәкәрлек буенча Дәүләт Думасы Комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина төбәк атнасы кысаларында Татарстан Республикасының Яр Чаллы шәһәрендәге йогышлы авырулар хастаханәсендә капиталь төзекләндерү эшләре барышы белән танышты.
Начар метеорологик күренешләр: 1 июльдә көннең икенче яртысында һәм кичен, 2 июльдә көндез секундына 15-18 метр тизлектә кыска вакытка көчәючән җил белән яшен булуы көтелә;
2 июльдә төнлә һәм иртән томан.
Производствода имгәнүләрне һәм һөнәри авырулар санын киметү максатыннан быел да РФ Социаль иминиятләштерү фонды - ТР буенча төбәк бүлекчәсе тарафыннан хезмәтне саклау буенча профилактик чараларны финанслау дәвам итә.
2 июльдә, 8.30 сәгатьтә, ата-аналары алимент түләүдән читләшүче балалары булган гаиләләргә хокукый ярдәм күрсәтү мәсьәләләре буенча бердәм кабул итү көне узачак.
Ел саен дөньяда миллионлаган йолдыз кабына. Муса Җәлил исемендәге Минзәлә педагогия көллияте 120 йолдызын кабызды - бүген бездә нәкъ шул санда чыгарылыш студенты бар. Болар көндезге һәм читтән торып уку бүлекләрендә һәм 9 нчы гимназия сыйныфында укучылар, шулай ук һөнәри әзерлек программасы буенча диплом алучылар.