Изге сәгатьтә!

2019 елның 1 июле, дүшәмбе

Ел саен дөньяда миллионлаган йолдыз кабына. Муса Җәлил исемендәге Минзәлә педагогия көллияте 120 йолдызын кабызды - бүген бездә нәкъ шул санда чыгарылыш студенты бар. Болар көндезге һәм читтән торып уку бүлекләрендә һәм 9 нчы гимназия сыйныфында укучылар, шулай ук һөнәри әзерлек программасы буенча диплом алучылар.

Дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшырып. комиссия алдында чыгарылыш квалификация эшен яклап, төп дәүләт имтиханын тапшырып, алар барысы да урта махсус белем турында көтеп алынган дипломнарын һәм төп гомуми белем турында аттестат алдылар.

Актлар залында, кунаклар, ата-аналар, педагоглар, көллият директоры Ринат Ибраһимов чыгарылыш укучыларына аттестатлар һәм дипломнар тапшырды.

Кадерле чыгарылыш студентлары! Без сезгә алдагы тормышыгызда уңышлар һәм төрле җиңүләр яулавыгызны телибез , Бу этапта беренче зур җиңүне сез яуладыгыз инде, һөнәр алдыгыз. сез моның белән горурлана аласыз. Уңышлар сезгә!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International