2026 елның 11-17 май аралыгында артериаль гипертония белән көрәш атнасы үткәреләчәк.

2026 елның 13 мае, чәршәмбе

Артериаль гипертония (югары артериаль басым) — иң еш очрый торган йөрәк- кан тамырлары чирләреннән берсе.

Артериаль басым (АД) — канның тамырлар диварларына басым ясау көче. Норма булып 130/80 мм б.б. дип санала. Бу күрсәткечләрнең даими рәвештә артуы (140/90 мм б.б. һәм югарырак) артериаль гипертония турында сөйли.

Гипертония нәрсәсе белән куркыныч? 

Ул түбәндәгеләрнең куркынычын арттыра:

-инфарктлар һәм инсультлар;

-бөер чирләре;

-йөрәк һәм кан тамырлары эшчәнлеге бозылуы;

-кинәт үлем.

Басым күтәрелгәндә нәрсә эшләргә?

Паникага бирелмәгез — стресс кан басымын тагын да арттыра.

10-15 минуттан соң үлчәүне кабатлагыз.

Кабатлап үлчәгәндә дә күтәрелеп торса (140/90 һәм югарырак), терапевт яки кардиологка мөрәҗәгать итегез.

Үз-үзегезне дәвалау белән шөгыльләнмәгез — дөрес терапияне табиб кына билгели ала.

Белдергеч симптомнар

Гипертония күп очракта симптомсыз бара. Ләкин кайвакыт түбәндәгеләр күзәтелә ала:

-баш авыртуы, аеруча арт чүмечтә;

-баш әйләнү;

-колаклар шаулау;

-күз алдында «чебенчекләр» йөзү;

-тын алуы кыенлашу;

-йөрәк тибешенең ешлануы;

-шешенү.

Мөһим: шикаятьләр булмаса да, басымны даими үлчәү кирәк, 

аеруча 40-50 яшьтән соң.

Гипертонияне профилактикалау

Дөрес туклану:

тозны көненә 5 г га чикләгез (бер чәй кашыгы өймичә);

күбрәк яшелчә, җимеш, бөтен орлыклы продуктлар ашагыз;

хайван майларын, кыздырылган, татлы ашамлыкларны киметегез;

рационга калийга бай продуктларны (банан, күрәгә, бәрәңге, фасоль) һәм магнийга бай булган (карабодай, чикләвек, шпинат) кертегез.

- Физик активлык:

атнага 150 минуттан ким булмаган уртача йөкләнеш (тиз йөреш, йөзү, велосипед);

 кан басымы югары булганда аеруча көчле йөкләнешләрдән сакланыгыз.

- Зарарлы гадәтләрдән баш тарту:

тәмәке тарту һәм алкоголь — кан  тамырларының туры дошманнары.

- Режим һәм йокы:

тәүлеккә 7-8 сәгать йоклагыз;

стресслардан сакланыгыз, релаксация техникасын өйрәнегез (сулау гимнастикасы, медитация).

- Табиб янында даими күзәтелү:

гипертония булганда табибка елга 2 тапкырдан ким булмаганча йөрегез;

-Ел саен диспансеризация үтегез.

Басым көндәлеген алып барыгыз. Иртән һәм кичен күрсәткечләрне языгыз — бу табибка динамиканы бәяләргә ярдәм итәчәк.

Хәтерегездә тотыгыз: контроль астындагы басым — озын һәм актив тормыш нигезе!

Гомуми практика табибы Панкратова Лариса Николаевна

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International