Бүген Минзәлә районында яшәүче, тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны Сәхапова Гөлъямал Сәхап кызы 95 яшьлек юбилеен билгели.

2026 елның 13 мае, чәршәмбе

Бүген Минзәлә районында яшәүче, тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны Сәхапова Гөлъямал Сәхап кызы 95 яшьлек юбилеен билгели.

Гөлъямал Сәхап кызы 1932 елның 12 маенда Минзәлә районы Гөлек авылында туа. 10 яшьтән үк колхозда олылар белән беррәттән эшли, төрле эшләр башкара. Үскәч, урман кисүгә җибәрәләр, ашлыкны элеваторга ташыган, комбайнчы ярдәмчесе булып эшләгән, тракторист булган. Пенсиягә чаклы туган колхозында эшли.

Гөлъямал Сәхап кызының күпсанлы рәхмәт хатлары, мактау грамоталары бар, ул «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында батыр хезмәте өчен» медале белән бүләкләнгән. Ире белән бергә 1 ул үстергәннәр. Дәү әнинең 2 оныгы, 3 оныкчыгы бар.

Хөрмәтле Гөлъямал Сәхап кызы!

Сезнең туган көне белән чын күңелдән котлыйбыз!

Без Сезнең буын — батырлар һәм җиңүчеләр буыны белән горурланабыз, Сез Бөек Ватан сугышының авыр сынауларын намус белән үттегез..

Сезгә нык сәламәтлек, озын гомер, яхшы кәеф, туганнар һәм якыннарның игътибарын телибез.

Минзәлә муниципаль районы башлыгы Айдар Сәлахов.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International