Бүген "Балалар сәнгать мәктәбе" укучылары Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрында булдылар.
02 июльдә Минзәлә муниципаль район башлыгы шәхси сораулар буенча гражданнарны кабул итте.
Ел башыннан илебезнең дүрт төбәгендә, шул исәптән, Татарстанда, 27.11.2018 елдагы №422-ФЗ Федераль законы кысаларында тормышка ашырыла торган "Һөнәри керемгә салым" махсус салым режимы яисә Үзмәшгульлек режимы гамәлгә керде.
Минзәлә шәһәренең Изыскательләр урамында урнашкан №3/1, 3/2, 3/2А, 3/11 күпфатирлы йортлары нда яшәүчеләр катнашында гражданнар җыены уздырылды.
24 июльдә, 15 сәгатьтә, Минзәлә районында "Автоледи-2019" машина йөртү осталыгы республика конкурсының район этабы оештырылачак. Конкурсны Россия ЭЭМнең Минзәлә районы буенча бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе, Яр Чаллы территориаль идарәсенең Минзәлә районында "Юл хәрәкәте иминлеге" ДБУ профилактика бүлекчәсе һәм ДОСААФның Минзәлә автомәктәбе уздыра.
Тәрәзә-ишекләргә заказ бирү – күңелле, ләкин җаваплы һәм кыйммәтле вакыйга. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы кайнар линия телефонына тәрәзәләрне һәм ишекләрне тиешенчә урнаштырмау турында килгән мөрәҗәгатьләр – сирәк күренеш түгел. Кулланучыларның хокукларын яклау бүлеге белгечләре кулланучыларны әлеге эшне тиешенчә башкармау очракларыннан саклау өчен, бу мәсьәләдә үз киңәшләрен бирә. Компанияләр күп, һәм алар арасыннан сайлап алуы шактый катлаулы мәсьәлә. Барыннан да элек, рекламага игътибар итәргә кирәк. Тәрәзә базарында көндәшлек шактый зур булганлыктан, фирмалар үзләрен күрсәтү өчен акчаларын кызганмый. Компанияләрнең күпчелеге телевидение рекламасыннан файдалана алмый, төп белешмәләр газеталарда һәм махсус мәгълүмат кәгазьләрендә була. Фирма офисына барганда реклама буклетлары, листовкалар белән танышырга һәм заказ бирү белән ашыкмаска, ә берничә компаниядә йөреп чыгарга кирәк. Интернеттан файдаланырга, дусларның һәм танышларның киңәшләрен истә тотарга була. Иң мөһиме – бер көнлек фирма кармагына эләкмәскә.
Авыл җирендә яшәүче һәм эшләүче хатын-кызларга кыскартылган – атнага 36 сәгатьтән дә артык булмаган эш вакыты гарантияләнәчәк. Ә түләү шул килеш, тулы эш атнасындагы кебек калачак. Закон проектын Дәүләт Думасы беренче укылышта кабул итте.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов терлек азыгы әзерләүнең барышы һәм кырларны эшкәртү турында сөйләде.
2 июль кичендә, 3 июльдә төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көнбатыштан секундына 15-18 метрга кыска вакытка көчәючән җил белән яшен булуы көтелә (Казанда - 2 июль кичендә).
Күпсанлы үтенечләрне искә алып, "Минзәлә" - "Мензеля" газетасы мөхәррияте ел нәтиҗәләре буенча бүләкләнүчеләрнең тулы исемлеген бастырды.