Төп мәсьәлә - ишегалдын төзекләндерү. Җыенда шәһәр башлыгы урынбасары Роза Салдаева, районның баш архитекторы Владимир Петров, «Минзәлә идарәче компания» ҖЧҖ директоры Роман Коротин катнашты. Җыен барышында Коротин Роман ишегалдын төзекләндерү һәм аны тәртиптә тоту зарурлыгы турында аңлатты.
. Владимир Петров биредә балалар өчен уен мәйданчыгы һәм автостоянка төзеләчәген өстәде, эскиз белән таныштырды. Капиталь гаражлар төзү өчен аерым өстәмә урын билгеләнәчәк.
Гражданнар җыенына кадәр Идарәче компания хезмәткәрләре ишегалды территориясе уртасында урнашкан тузган сарайларның хуҗаларына хәбәр иттеләр, Минзәлә шәһәр башкарма комитеты җитәкчесенең "Үз белдеге белән төзелгән корылмаларны сүтү турында"гы карары нигезендә сарайларны сүтү турында игъланнар беркеттеләр. Шуңа бәйле рәвештә, сарай хуҗалары аларны бушатырга тиеш.
Карар кылынды: сарайларны сүтәргә һәм бушаган территорияләрне төзекләндерү мәсьәләсе буенча тагын бер җыен оештырырга.