"Балалар сәнгать мәктәбе" укучылары - Минзәлә театрында

2019 елның 3 июле, чәршәмбе

Әкияттәге Алиса көзге артында булган кебек, сәхнә артына кереп чуму, шул мохитта булу өчен, бүген "Балалар сәнгать мәктәбе" укучылары Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрында булдылар. Театр басмалары серен ачу, спектакльләрне әзерләү процессын күзәтү, актерларның ни рәвешле репетиция ясауларын карау, гримеркаларда булу, сәхнәдә басып тору - барысы да мөмкин булды бу көнне.

биредә без һәр актерны беләбез, кайбер спектакльләрне күп тапкырлар карадык. Ә театрның эшен эчке яктан карау ничек кызык! Тормышта без спектакль карарга киләбез, ә тамашачыны кызыклы чыгышлар белән шатландыру өчен никадәр хезмәт куелганы турында уйлап бетермибез.

  Танылган театрыбызда эшләүче һәркемгә зур рәхмәтләребезне җиткерәсе килә. Биредә чын профессионаллар хезмәт куя. Болар актерлар гына түгел, рәссамнар, балта осталары, тегүчеләр, костюмерлар, операторлар һб.һ.б.лар. БАРЫГЫЗГА ДА ЗУР РӘХМӘТ!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International