Үзмәшгульләр: консультация дәвам итә

2019 елның 3 июле, чәршәмбе

Ел башыннан илебезнең дүрт төбәгендә, шул исәптән, Татарстанда, 27.11.2018 елдагы №422-ФЗ Федераль законы кысаларында тормышка ашырыла торган "Һөнәри керемгә салым" махсус салым режимы яисә Үзмәшгульлек режимы гамәлгә керде.

Әлеге режим 10 ел буе гамәлдә булачак. Әгәр элегрәк эш ачарга теләк булганда сайлау шәхси эшмәкәр һәм ҖЧҖ арасында булса, хәзер исә үз эшеңне легальләштерү өчен яңа мөмкинлек ачылды - үзмәшгуль булу.

Минзәлә муниципаль районында шәхси эшмәкәрлек һәм үзмәшгульлекнең уңай һәм тискәре яклары турында ТРның Икътисад министрлыгы каршындагы ТРда Эшмәкәрлеккә ярдәм фондының төбәк вәкиле Эльвира Фассахова сөйли.

Бүген, 2 июльдә, ул "Умырзая" тернәкләндерү үзәге хезмәткәрләре алдында "Һөнәри салымга керем" режимы, аның үзенчәлекләре һәм өстенлекләре турында чыгыш ясады.

Әлбәттә, яңа канунны гамәлгә ашыру турында бик күп сораулар туа. Бу уңайдан Эльвира Наилевна күпфункцияле үзәктә бушлай консультацияләр уздырылуы турында хәбәр итте. Анда "Минем салым" кушымтасында тулырак мәгълүмат алырга була.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International