Автоледи-2019

2019 елның 3 июле, чәршәмбе

24 июльдә, 15 сәгатьтә, Минзәлә районында "Автоледи-2019" машина йөртү осталыгы республика конкурсының район этабы оештырылачак. Конкурсны Россия ЭЭМнең Минзәлә районы буенча бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе, Яр Чаллы территориаль идарәсенең Минзәлә районында "Юл хәрәкәте иминлеге" ДБУ профилактика бүлекчәсе һәм ДОСААФның Минзәлә автомәктәбе уздыра. 

Минзәлә шәһәре һәм Минзәлә районының теләгән гүзәл затлары Минзәлә автомәктәбенә гариза тапшыра алалар, адресы:
Минзәлә шәһәре,  Гурьянов ур., 84 нче йорт
Режим, эш графигы:
Дүшәмбе, сишәмбе. чәршәмбе, пәнҗешәмбе, җомга – 8.00 - 16.00;  Төшке аш – 12.00 - 13.00.
Ял көннәре – шимбә, якшәмбе.
Контакт телефоннар:
8 (85555) 3 – 11 – 02 – автомәктәп начальнигы
8 (85555) 3 – 11 – 43 -  автомәктәпнең кабул итү бүлмәсе

"Автоледи-2019" Конкурсының район этабында катнашырга теләүчеләр теләсә кайсы марка автомобилендә, "В" категорияле машина йөртүче таныклыгы булган, яше чикләнмәгән хатын-кызлар булырга мөмкин.

Гариза биргәндә түбәндәге документлар тапшырырга кирәк:
- машина йөртү таныклыгы күчермәсе
- паспорт күчермәсе (1 бит һәм прописка)
- катнашачак автомобильгә документлар.
(Катнашучылар хосусыйлыкта булган яисә законлы нигездәге автомобильләрдә генә ярышалар)

Конкурс уздыру регламенты
Ачылу.

Автомәктәп классларында компьютерда юл йөрү кагыйдәләрен тапшыру.

"Мини", "Миди", "Макси" классы буенча автомәктәп мәйданчыгында автомобильне фигуралы йөртү - автомобильнең озынлыгына карап.
Тәгәрмәчне вакытка һәм сыйфатка алыштыру.
Нәтиҗәләр чыгару.
Ябу, Бүләкләү.

Автомобильне бизәү хуплана. Төп этапларны узу нәтиҗәләреннән аерым бүләкләнә.

Кадерле гүзәл затларыбыз, сезне "Автоледи-2019" конкурсында көтеп калабыз!

Мәгълүматлар өчен телефоннар:
 3-11-43 (автомәктәп)
                                                                     3-28-91, 8 962 579 75 71  (ГИБДД)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International